поиск новостей
  • 17.04-28.04 Мечтатель. Театр Тинчурина, 17:00
  • 09.06 Баста. Первое стадионное шоу в Казани. Стадион "Ак Барс Арена" 20:00
Дни рождения
  • 29 Апреля Нико Капанен
  • 01 Мая Андрей Кондратьев
  • 01 Мая Хамза Багманов
  • 01 Мая Фатих Сибагатуллин
  • 01 Мая Владимир Батраков
  • 01 Мая Римма Ратникова
  • 02 Мая Руслан Козлов
  • 02 Мая Татьяна Забегина
  • 03 Мая Гузель Вахитова
  • 03 Мая Марат Сафиуллин
  • Сдается 1 ком.квартира мусульманской семье на длительный срок в ЖК Салават купере. Только граждане России. 89509488227 собственник ( не риелтор!!!!!)
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Сдaётcя посуточно уютнaя однокомнатная кваpтирa в новом доме на улице Павлюхина, 110. Рядом торговый центр Kazan Mall. 89172977220
  • Здравствуйте! В преддверии весеннего праздника принимаю заказы на бенто торты и капкейки по приятным ценам. Буду рада стать частью вашего торжества! Город Казань. 89377708700 Динара. (Ватсап)
  • Продается двухкомнатная квартира в Челнах. Новый город, 30 комплекс. Хорошая планировка (распашонка), 52 кв.м. Теплая. В хорошем состоянии. Продает хозяин. Тел. 8-9631571216
  • Сдам комнату в общежитии по улице Хлебозаводская д. 6 чистоплотной, порядочной девушке. 89033060513
  • Сдается 2- х комн. Квартира порядочной семье на длительный срок. ЖК Салават купере. В квартире есть мебель для проживания. 89509488227 собственник.
  • На долгий срок сдается комната в общежитии на улице Бр.Касимовых 22/7 (пересечение с ул.Мавлютова). Имеется вся необходимая мебель, холодильник, стир.машина. Рядом метро, рынок, магазины. Подробности по телефону: 89274406462
  • Продается 3-комнатная квартира на проспекте Мира в Набережных Челнах. В квартире есть все удобства. Рядом с домом расположены школы, детские сады, магазины, аптеки, сквер Г. Тукая. Цена невысокая. Контактный телефон: +79872651909.
  • Сдaётcя посуточно свeтлая, уютнaя двуxкомнатная кваpтирa на улице Чистопольская. Рядом Aквaпapк Ривьера и Тaтнeфть Аpeна. В шаговой доступности оcтaновкa oбществeннoгo трaнспортa и неoбходимые магaзины и кaфе. В пешей доcтупнoсти ЗАГС-Чаша, Ак Баpc Apeнa, двoрец вoдных видов спорта. Ближайший торговый центр ХL, Парк Хаус, Тандем. Ждем гостей нашего города. Подробности по телефону 89272437185. Собственник.
Пресс-инфо
Татпресса.ру
Вести-Татарстан
Татар-информ
TatCenter.ru
Челнинские известия
Коммерсантъ
Казанские ведомости
Реальное время
Казанский репортер
 

Репрессияләнгән татар педагоглары

Репрессияләнгән татар педагоглары

Бу көннәрдә Казанда, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында, “Репрессияләнгән татар педагоглары” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция булды. Институтның “Милли мәгариф тарихы һәм теория үзәге” бүлеге тарафыннан уздырылган бу фәнни чарада тарихчы галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, татар зыялылары, репрессия корбаннарының балалары катнашты. Тарих институтының директор урынбасары, фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Солтанов, конференция эшен башлап җибәреп: «Татарны бетерү өчен аның мәгариф системасын бетерергә кирәклеген Сталин заманында ук яхшы белгәннәр, шуңа күрә ул чорда иң күп репрессияләнгән кешеләр татар педагоглары булган. Кызганычка каршы, бу хәл бүген дә дәвам итә, милли мәгарифне юкка чыгару башланды. Шуңа күрә бу конференция узганнарга бәя бирү белән бергә, киләчәкне дә кисәтү ул”, - диде.

Тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров үзенең “Җәберләнгән тарих” дип аталган чыгышын “Бөеклектән упкынга төшкән халыкның тарихы да упкында, - дип башлап җибәрде. – Чын татар тарихы нигездә чит илләрдә, аларның архивларында гына сакланган. Ә халык тарихи хәтер белән яши, шул хәтер булганда , аны юкка чыгару да мөмкин түгел.” Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы, техник фәннәр докторы Азат Зыятдинов үзенең «ГУЛАГларны узган Урманче” дип аталган чыгышында, тарихка бәя бирү белән бергә, милләтнең бүгенге көне буенча да борчулы фикерләрен әйтте: “Түрәләрдә татарлык, милли хис юк, алар урын өчен генә утыралар, - диде ул. – Хәтта саф татар районы булган Балтачның үзендә дә татар гимназияләре юк, чөнки түрәләр үз балаларын рус мәктәбенә бирәләр. Бөтен җирдә шул хәл, үз милләтеңне, телеңне түбәнәйтү бара, татарны юкка чыгарырга биредәге татар үзе ярдәм итә.”

Аның сүзләрен җәмәгать эшлеклесе, Татарстан һәм Россия парламентларының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин да җөпләде, “Каһәрләнгән язмышлар һәм бүгенге чынбарлык” дип аталган докладында ул: “Үз-үзебезне бетерү бара, менә бу тәрәзәдә күренеп торган, Кремль бакчасында урыс белән татарга һәйкәл – шул бетерүнең, яшь буынны алдауның иң зур үрнәге, - диде. – Безнекеләр милләтне бетерә, Мәскәү ярдәм итә.” Тарих фәннәре кандидаты, язучы, татар халкының Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова, “Утызынчы елларда Магнитогорскига сөрелгән татар зыялылары” дип аталган чыгышында, Сталин заманында Урал аръягына сөрелгән йөз мең татарның фаҗигале язмышын фактлар белән ачып бирде, йөзләгән мулланың, татар мөгаллименең Магнитка сөргенендә һәлак булуын сөйләде, бу хәлне империя тарихындагы беренче депортация, дип атады, Магнитогорскины төзегән һәм анда яшәүче татарларның бүгенге көндә милли мәктәпләре юклыгын, авыр хәлләрен, аларга Казанның ярдәме кирәклеген әйтте:

“Бүгенге көндә Магнитогорскида 28 мең татар яши, - диде ул. – Алар дөньяда бердәнбер тамырсыз, авылысыз, сөргенгә сөрелгән, туң далада тамыр җибәргән, үзләренең төрмәләрен “Төп Йорт”, дип атарга мәҗбүр булган татарлар... Бу фаҗигале тарихны архивларга кереп өйрәнергә, дөнья җәмәгатьчелегенә җиткерер вакыт җитте. Икенче дөнья сугышы вакытында Германия лагерьларында һәм төрмәләрендә утырган тоткыннар өчен немецлар бүген дә компенцасия түлиләр, ә Сталин төрмәләрендә газап чиккән, сөргеннәргә сөрелгән татарларга хәтта милли мәктәпләрен ачарга да рөхсәт юк, димәк, моны халыкара мәхкәмәләрдә хәл итәр вакыт җитте.”

Тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев “Атылган ректор” дип аталган докладында репрессия корбаны, Мәгарифне үстерү институты ректоры Йолдыз (Гений) Абдрахмановның фаҗигале язмышы турында өр-яңа мәгълүмат бирде. Тарих фәннәре кандидаты Гөлшат Мостафина исә Рифкать Таһировның 1927 елда басылып чыккан «Татарская Казань” китабы ничек репрессиягә эләгү тарихын сөйләде. Филология фәннәре кандидаты Фәрит Миңнуллин “ГУЛАГ тоткыны” дип аталган чыгышында бертуган Шәрәфләрнең фаҗигале язмышы, бигрәк тә репрессия корбаны Галимҗан Шәрәф турында җентекле мәгълүмат бирде, “Бертуган Шәрәфләр татар халкына хезмәт иткән өчен юк ителгәннәр”, дип нәтиҗә ясады.

Шушы фәнни конференциянең төп оештыручысы, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә ханым Биктимирова үзенең “Төрмәләрдән саркып чыккан моң” дип аталган тирән эчтәлекле чыгышында утызынчы елларда нахакка төрмәләргә утыртылган һәм юк ителгән милләттәшләребез, бигрәк тә репрессия корбаннары булган укымышлы татар хатын-кызлары турында тетрәндергеч мәгълүматлар китерде. Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханә хезмәткәре Айгөл Латыйпова исә репрессия корбаны, язучы, журналист Мәхмүд Бөдәйли турында бай эчтәлекле докладын халыкка җиткерде. Конференция эшендә репрессия корбаннары, педагоглар Сәлах һәм Зөһрә Атнагуловларның кызы Чәчкә ханым да катнашты, шагыйрә Салисә Гәрәева милләтебезнең аянычлы язмышы турында шигырьләрен укыды, профессор Абдуллаҗан Җәләлев һәм педагог, милли мәгариф өчен көрәшче Гөлфәния ханым Җәләлева милли университет кирәклеге турында чыгышлар ясадылар. Конференция эшендә катнашучылар барысы да бер авыздан, утызынчы елларда Сталин тарафыннан уздырылган репрессияләрдә татар халкының коточкыч зур югалтулар кичерүен, милләтнең иң укымышлы катламы махсус рәвештә юк ителүен, бу җинаятькә халыкара дәрәҗәдә тиешле бәя бирелмәвен сөйләделәр, нәтиҗәдә, татар халкының милли мәгарифенә, теленә карата бүген дә геноцид, юк итү сәясәте алып барылуын ассызыкладылар, алга таба да бу темага фәнни чаралар уздырачаклар әйттеләр. Конференция материаллары алга таба аерым китап булып басылып чыгачак.


Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге

2011 ел, 20 май.

Обозреватель | 21.05.2011 08:16

Комментарии

Имя:
Текст:
:)





 
▲ Наверх
Бренд-инфо
Книжные новинки
Энциклопедии
Камаловский театр
Татарская госфилармония
Фестиваль им. Рашита Вагапова
Национальный музей РТ
Шаян ТВ
Татаркино
Комиссия по вопросам сохранения, развития татарского языка и родных языков народов, проживающих в РТ
«Элита»
Театр Тинчурина
Архив